Газетага язылу

Татарстанда табиблар робот ярдәмендә катлаулы операция ясаган

71 яшьлек ир-ат Республика онкология диспансерына сидек куыгындагы 5х5 сантиметр зурлыктагы шеш белән мөрәҗәгать иткән. Шеш май катламына ук үскән була.

Татарстанда табиблар робот ярдәмендә катлаулы операция ясаган

Тикшерүдән соң пациентка берьюлы ике ярдәм күрсәтелә.  Бу операция урологик хирургиядә иң катлаулы операцияләрнең берсе дип санала.  Хирурглар мәни бизе (простата) белән бергә сидек куыгын тулысынча алганнар, шуннан соң нечкә эчәкнең бер өлешеннән сидек бүлеп чыгару системасының эшен торгызып, аның эшчәнлеген яңадан көйләгәннәр.

Катлаулы операция булуына карамастан, аны киселешсез, бәләкәй тишекләр аша ясыйлар. Татарстанда беренче тапкыр бу операцияне робот-ассистент белән башкарганнар.

– Безнең өчен шешне алып ташлау гына түгел, шунда ук сидек бүлеп чыгару системасының эшен торгызу да мөһим иде. Бу пациентка тормыш сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, – дип сөйләде бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы Георгий Басиашвили.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре