Татарстанда берьюлы 4 шәһәрдә бер көнгә телевидение һәм радионы сүндерәчәкләр

20 октябрьдә 1.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькәчә Татарстанның берничә шәһәрендә теле-радиотапшырулар объектларында техник эшләр үткәреләчәк. Шушы вакыт аралыгында федераль һәм төбәк каналлары эшләмәячәк, дип яза «Челниские известия».

Шулай итеп, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләре, кайбер бистәләрдә телевидение һәм радиолар сүнеп торачак.
Татарстан Радио-телевидение сигналларын тапшыру үзәгендә аңлатып үтелгәнчә, профилактик чаралар уздыру кышкы чорда җиһазларның тотрыклы эшләве өчен кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре