Якын араларда Татарстанда берникадәр суытырга мөмкин. Әмма явым-төшем көтелми.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, иртәгә – 1 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +3...-2 градус.
2-3 октябрьдә көндез һава температурасы +15...+20 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә 0...+6, уйсу урыннарда 0...-2 градус.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә һава торышында сизелерелек үзгәрешләр көтелми. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез +15...+20 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез