Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр башланды. Төзүчеләр иң элек Казанның 46 ишегалдына чыккан. Шушы араларда тагын 6 районда: Чаллы, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш һәм Нурлатта төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр.
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 16 район һәм шәһәрдә 678 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Казанда – 268, Чаллыда – 79, Яшел Үзән районында – 60, Түбән Камада – 53, Әлмәттә – 51, Бөгелмәдә – 36, Алабугада – 25 ишегалды яңартылачак. Шулай ук Биектау, Лениногорск, Зәй, Нурлат, Чистай районнарында ишегаллары төзекләндереләчәк. Калган 29 районда республика программасы тулысынча төгәлләнгән инде.
Быел төзелеш сезоны узган елдагыдан ике атнага алданрак башланган. Ишегалларын төзекләндерү эшләрен 30 август – Республика көненә кадәр төгәлләү күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез