Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре 91%ка башкарылган, соңгы ике атнада динамика 9% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Программа кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалларында балалар өчен һәм спорт җайланмалары, кече архитектура формалары урнаштырыла. Кече архитектура формаларын урнаштыру проценты 70% тәшкил итә. 365 ишегалдында җайланмаларны монтажлау төгәлләнгән, 134 ишегалдында җайланмаларны монтажлау бара. Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, эшләрне кабул итү барышында ишегалларында бер үк төрле кисәтүләр ачыклана, алар арасында – пычранган грунт, спорт һәм балалар җайланмаларын куллану кагыйдәләре язылган мәгълүмат стендлары булмау, ишегалды территориясеннән су чыгару системасындагы хилафлыклар һәм башкалар.
Августның икенче яртысында агымдагы төзекләндерү мониторингы өчен районнарга бару планлаштырыла. Комиссия Казанның Идел буе районында, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Әгерҗе, Бөгелмә, Әлмәт муниципаль районнарында булачак.
Халыкның «Безнең ишегалды» программасына кагылышлы мөрәҗәгатьләре турында сөйләгәндә, Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле гражданнардан 6180 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән соңгы ике атнада – 655 мөрәҗәгать.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры 2026 ел программасына әзерлек кысаларындагы эш турында сөйләде. Әйтик, 1 августта – өстенлекле ишегалларының беренчел схемалары системасына йөкләү срогы, 15 сентябрьдә – милекчеләрнең гомуми җыелышларын оештыру һәм үткәрү, беркетмәләр әзерләү срогы. Нотыкчы сүзләренә караганда, эш Казанда, Чаллыда, Биектау, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнарында актив алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына «Безнең ишегалды» программасы буенча эш барышын актив контрольдә тотарга кушты. Аның сүзләренчә, ишегалларын төзекләндерү схемалары буенча фикер алышу - кешеләр белән аралашу, аларның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен белү, бүген республикада һәм муниципаль районнарда гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләү өчен яхшы мөмкинлек.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эш дәвам иттереләчәк, шул исәптән мониторинг өлешендә дә – төзекләндерелгән ишегаллары һәм мәйданчыкларның алга таба да тәртиптә тотылуы мөһим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез