2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән «Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасы 2026 елда тулысынча төгәлләнергә мөмкин. Планнарны үтәү турында мәгълүматлар һәм муниципаль хакимиятләрнең белдерүләре шул хакта сөйли.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин август аенда билгеләп үткәнчә, программаның соңгы этабына кергәннәр. Тагын 812 ишегалдын төзекләндерәсе калган.
Татарстанда программаны 5 ел дәвамында гамәлгә ашыру барышында 5,1 меңнән артыграк ишегалды яңартылган. Быел тагын 678 ишегалдында төзекләндерү эшләре алып барыла. Моның өчен 10 миллиард сум каралган. Объектларның күпчелек өлеше, гадәттәгечә, республиканың зур шәһәрләренә туры килә.
«Безнең ишегалды» программасының төп үзенчәлеге – проектлар буенча фикер алышудан алып, эшләрне кабул итүгә кадәр, халыкның актив катнашуы. Хакимияттәгеләрнең мәгълүматларына караганда, 5 ел эчендә 1,65 миллион кешенең фикере исәпкә алынган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кат-кат әйткәнчә, программа ишегалларын яңарту мөмкинлеге бирү белән беррәттән, күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә, яңа традицияләр пәйда булуга да ярдәм итә.
Чаллы мэриясендә билгеләп үтелгәнчә, программа дистәләрчә еллар буе төзекләндерү эшләре алып барылмаган иске районнарда инфраструктурага бәйле күпьеллык проблемаларны хәл кылырга булышкан. Ишегаллары яңартылган районнарда торак бәясе арту нәкъ менә шуны күрсәтә.
Хакимияттәгеләр бәяләвенчә, «Безнең ишегалды» программасы республикада яшәүче йөзләрчә мең кешенең: Казанда – 500 меңнән артыграк, Чаллыда – 310 мең, Түбән Камада – 150 мең, Әлмәттә 100 мең кешенең тормыш сыйфатын яхшырткан инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез