Татарстанда бик көчле яңгыр турында кисәтү игълан иттеләр

Кичә кичтән Казанда көчле яңгыр булды. Бүген көннең беренче яртысында да шундый ук хәл көтелә. Гидрометеоүзәк бу җәһәттән кисәтү игълан итте.

“22 июньдә көннең беренче яртысында Татарстанда һәм Казанда 50 мм күләмендә бик көчле яңгыр көтелә”, – диелгән метеорологик хезмәт сайтында.

Казанда һава торышы 21 июльдә кичен бозыла башлады. Идел буе районында – чама белән 19:00 сәгатьтә, Мәскәү районында – 22.00 сәгатьтә яңгыр койды. Телеграм-канал һәм социаль челтәрләрдәге видеолардан күренгәнчә, 01:00 сәгатькә Татарстан башкаласының кайбер урамнарын су баскан. Әйтик, Җиңү проспектында, Фатыйх Әмирхан урамында шундый хәл күзәтелгән.

Исегезгә төшерәбез: синоптиклар фаразына караганда, дүшәмбе көнне Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22...+24 градус күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре