Татарстанда җәмәгать урыннарында билтек-перчатка режимын гамәлдән чыгардылар. Тиешле карар ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән республика Хөкүмәте порталында басылып чыкты.
"Җиденче абзацта "шулай ук гражданнарның җәмәгать урыннарында булуы" сүзләрен төшереп калдырырга, - диелә карарда.
Хәзер чикләү транспорт, кибетләр һәм хезмәт күрсәтү объектларына гына гамәлдә булачак, бу очракларда перчаткалар да кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез