Биш ел эчендә Татарстанда 830 чакрым озынлыкта юллар төзелде һәм реконструкцияләнде, чама белән 5 мең чакрым озынлыктагы юллар капиталь төзекләндерелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында шулай дип белдерде.
“Бүген тормыш сыйфатының төп факторлары булып мобильлек, тизлек тора. Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә республика юлларына киң колачлы яңа трассалар өстәлде. Болар – моңарчы күрелмәгән, гаять күп акча таләп иткән проектлар: Идел елгасы аша күпер белән “Восток М-12” трассасы, Түбән Кама һәм Чаллы урау юлы, Алексеевск – Әлмәт юлы, Горький шоссесы, Вознесение тракты”, – дип санап үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул быел республикада тагын 1,5 мең чакрым озынлыкта юллар төзеләчәген һәм төзекләндереләчәген басым ясап әйтте.
“Шушы көннәрдә Президент Сокуры урау юлын ачты. Ил Хөкүмәте ярдәмендә Оренбург тракты дублерын төзү турында карар кабул ителде. Бу максатка 35 миллиард сум юлланачак”, – дип өстәде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез