Татарстанда биш ел эчендә биш меңнән артык ишегалды яңартылган

Узган ел Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 2,4 млн квадрат метр асфальт түшәлгән, 15 меңләп берәмлек балалар, спорт һәм хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштырылган. Яңартылган ишегалларының гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метрны тәшкил итә. Бу турыда Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

Билгеле булганча, 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада ил күләмендә тиңе булмаган «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла башлады. «Биш елда 5174 йорт яны территориясе тәртипкә китерелде. Бу исә 1,5 млн кешенең тормышына турыдан-туры йогынты ясады», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Аның сүзләренә караганда, 2024 елда гына яңартылган ишегалларының гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метрны тәшкил итә. Бу эшләргә барлыгы 10 млрд сум акча тотылган.

Татарстан Премьер-министры урынбасары «Күрше фест» бәйгесе турында да сөйләде. Билгеле булганча, әлеге бәйге Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырыла. «Соңгы ун елда 421 җәмәгать урынын төзекләндердек, 2020 елдан бирле 5171 ишегалды тәртипкә китерелде. Быел планда – 678 ишегалды территориясе. Без боларны бу урыннар әле күп еллар дәвамында халкыбызның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итсен өчен эшлибез. Әлеге мәйданнар «яшәргә» дә тиеш», – дигән иде бу җәһәттән Татарстан Рәисе.

«Күрше фест»ның максаты – күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен үзең яшәгән ишегалдында күңел ачу, спорт яки башка төрле чара үткәрү тәкъдимен кәгазьдә язып-аңлатып (чараның тәгаен планы, чыгымнар сметасы һ.б.), тиешле документларны бәйге комиссиясенә тапшырырга кирәк. Мисал өчен, ишегалдында кино карау киче оештырырга яки һәр иртә саен күршеләрне зарядкага чакырырга мөмкин. Гаризаларны 15 июньгә кадәр куршефест.рф сайтында кабул итәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре