Татарстанда биш ел эчендә 15 балалар лагере төзелде, тагын 54е төзекләндерелде, 5сенә реконструкция ясалды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда биш ел эчендә 15 балалар лагере төзелде, тагын 54е төзекләндерелде, 5сенә реконструкция ясалды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Дәүләт ярдәменнән башка булмый. Кооперативларга ярдәм күрсәтергә, грантларны арттырырга һәм эшләр өчен шартлар тудырырга. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитетында фермер һәм шәхси хуҗалыклар проблемалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, сүз аларда терлек саннарын арттыру турында барды. Очрашуда Татарстан вәкилләре дә үз сүзләрен әйтте.
Тормышның өч баскычы. Республикада Бәби, Яшьләр һәм Карт авыллары бар. Юк, бу – аларның кушаматлары түгел, ә исемнәре. Сабыйлары туамы? Яшьләре авылда төпләнеп каламы? Ә картлары бирешмиме? Менә шуларның өчесе бергә үрелеп барганда гына яшәүнең ниндидер мәгънәсе бар кебек. «ВТ» хәбәрчесе әлеге авыллардагы вазгыятьне, яшәү фәлсәфәсен белеште.
Дәүләтнекеннән башлаячаклар. Медицина вузын тәмамлаган студентлар өч ел дәүләт оешмасында эшләргә тиеш булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый законга кул куйды. Кыска вакыт эчендә бу яңалык шактый шау-шу уятырга өлгерде. Берәүләр моны күптән кирәкле гамәл дип бәяләсә, икенче берләре аның нәтиҗәле булачагына шикләнә.
Булдыра алганча. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче изге күңелле кешеләр әнә шулай ди. Егетләргә ярдәм итү безне тагын да берләштерде. Аеруча авыл халкы тагын да дуслашты, тагын да бердәм булып яши башлады.
Гаилә ипотекасын икенчел торак базарына да җәелдермәкчеләр. Бу мәсьәләне Россия Дәүләт Думасында күтәргәннәр. Әйтүләренә караганда, яңа йортларда төзелә торган фатирлар бик кыйммәт. Шуңа күрә әле буяу исе дә кипмәгән торакны никадәр зур ташлама белән алсаң да, иске йорттагысы арзангаракка төшә. Ул арада гаилә ипотекасының процент ставкасы үзгәреп куймагае. Торак базарын ни көтә?
Аның моңлы тавышын тамашачы бик тиз үз итте. Җырчы Илдар Әхмәтовның үзенә генә хас сөйкемлелеге дә бар.
14–16 ноябрьдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар, кулларына каләм тотып, «Татарча диктант» язды. Быел акциядә 27 ил һәм Россиянең 70 төбәгендә яшәүчеләр катнашырга теләк белдергән. Бу юлы «Ватаным Татарстан» газетасы да, акциягә оештыручы буларак кушылып, 50 ләп кеше белән бергә диктант язды.
«Миллиард.Татар» электрон басмасы, «Ел татары» бәйгесенең халык арасында уздырылган тавыш бирү этабына нәтиҗә ясап, 23 номинациядә җиңүчеләрне атады. Хәзер алар арасыннан төп җиңүчеләрне сайлап алачаклар. Бәйгегә нәтиҗә Казан Кремлендә ясалачак.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, педагог, режиссер, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин «ВТ»га үзенең өйләнү тарихын сөйләгән иде.
Капкалар бикләнгән, кешеләр үз эченә йомылган авыллар кайгы җиле килгәндә берләшә аламы?
Фикер өстәү
Фикерегез