Татарстанда биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче 27 гаиләгә быел дәүләттән бушлай торак биреләчәк

Татарстанда биш һәм аннан күбрәк бала үстерүче 27 гаиләгә быел дәүләт хисабына бушлай торак бирү күздә тотыла. Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәренә караганда, күпбалалы гаиләләр социаль ипотека йортларыннан тулысынча әзер фатирлар алачак. Бу йортлар республика Рәисе ярдәмендә Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелә. Барлык фатирлар сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, шулай ук су, газ һәм электр исәпләгечләре белән тәэмин ителгән хәлдә тапшырыла.

Дәүләт торак фонды узган елда – Президент Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителгән елда күпбалалы 28 гаиләгә 48 фатир ачкычы тапшырган.

Фонд 2007 елдан бирле республикада барлыгы 624 күпбалалы гаиләне тораклы иткән. Аларга барлыгы 864 фатир бирелгән.

Балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту – “Гаилә” илкүләм (милли) проектының төп бурычларыннан берсе.

“Республикада яшәү, эшләү, гаилә кору, балалар үстерү өчен бик уңайлы. Без традицион кыйммәтләр сагында нык торып, һичшиксез, бу мирасны киләчәк буыннарга саклаячакбыз”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов

Көн хәбәре