Татарстанда бишенче каттан егылып төшкән 2 яшьлек кыз исән калган

Яшел Үзәндә ике яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән һәм могҗиза белән генә исән калган. Бүген җирле телеграм-каналларда шундый хәбәр таралган, дип яза “Татар-информ” агентлыгы.

Хәбәрләрдә билгеләп үтелгәнчә, сабый чебен-черкидан саклану өчен куела торган сетка белән бергә тәрәзәдән түбәнгә “очкан”. Бу коточкыч хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, кызчык тулай торакның бишенче катындагы бүлмә тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Агентлыкка Балалар республика клиник хастаханәсеннән хәбәр ителгәнчә, сабыйның хәле – уртача. “Бала – әйдәп баручы белгечләр күзәтүендә”, – дип хәбәр ителгән хастаханәдән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре