Узган ел республикада юл эшләре 17 объектта башкарылган. Быел Казанда - Маршал Чуйков һәм Карбышев урамнары, Чаллыда Муса Җәлил проспекты ремонтланачак. Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамына капиталь ремонт ясарга ниятлиләр.
«Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары хөрмәтенә аталган урам исемнәре шәһәр мохитен батырлык елъязмасына әверелдерә. Алар картадагы нокталарны бәйләп кенә калмый, ә Җиңү өчен көрәшүчеләрне искәртеп, үткәннәр белән бүгенге көнне тоташтыра. Бу хәтерне саклау һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү – безнең уртак тарихыбызның аерылгысыз өлеше», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Юл инфраструктурасын ремонтлау һәм төзекләндерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук федераль һәм төбәк бюджетыннан финанслана торган башка программалар буенча башкарыла.
Республикада илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 200 чакрымнан артык тәшкил иткән юллар ремонтланачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез