Рәис Рөстәм Миңнехановның бу җәһәттән указы республика хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. 100 мең сум күләмендәге түләү сугыш инвалидларына, шулай ук “Ветераннар” турында федераль законда күрсәтелгәннәргә (аерым алганда, сугыш елларында хәрби частьләрдә, дошман тылында махсус бурычлар үтәгән разведка, контрразведка хезмәткәрләренә, партизан отрядларында хезмәт иткәннәргә) тәгаенләнә. Документта әйтелгәнчә, чара Татарстан территориясендә даими яшәүче сугыш ветераннарына өстәмә социаль ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез