Диктантны онлайн агродиктант.рф платформасында (алдан теркәлү таләп ителә) яисә оештырылган мәйданчыкларның берсенә килеп язарга мөмкин. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасында «Бөтенроссия агродиктантын» уздыруның төп төбәк мәйданчыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булачак, адресы: Федосеев ур., 36 йорт. Биредә 29 майда 10:00 сәгатьтә катнашучылар үзләренең белемнәрен тикшерә һәм 40 минут эчендә 30 тест соравына җавап бирә алачак.
Быел тематика киңәйтелде: моңа кадәр таныш булган – үсемлекчелек, терлекчелек, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, экспорт, агротуризм, азык-төлек иминлеге блокларына «Авыл хуҗалыгы икътисады» бүлеге өстәлгән. Биремнәр катнашучының яшен һәм әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып төзелгән.
Россия иң эре азык-төлек җитештерүчеләр һәм экспортерлар рәтенә керә. Агросәнәгать комплексы күпчелек гражданнарның аның турындагы күзаллаулары яңарып өлгергәнгә караганда да тизрәк цифрлаштырыла һәм үзгәрә. Агродиктант һәркемгә, һөнәренә һәм яшенә карамастан, үзен тикшерергә һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм итү өчен илнең азык-төлек бәйсезлеге нәрсәдән гыйбарәт булуы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез