Газетага язылу

Татарстанда БПЛА һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр бар

Бүген дошманның БПЛАлар белән республиканың Кама аръягы районнарына ясаган массивлы һөҗүме аркасында, Түбән Каманың аерым предприятиеләре зыян күрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Тиешле хезмәтләр урында нәтиҗәләрне оператив рәвештә юкка чыгаралар. Кайбер участокларда зыян күрүчеләр бар. Аларның җәрәхәтләре җиңел дәрәҗәдә, кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелде. Тукай районында һөҗүмгә шәхси торак йорт дучар булды. Ике кеше зыян күрде. Оператив рәвештә килеп җиткән табиблар бригадасы беренче ярдәм күрсәтте, кешеләрнең гомеренә куркыныч янамый», – дип хәбәр итте Галимова.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, зыян күргән район башлыклары һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне шәхси контрольнең тоталар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре