Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә БПЛА һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгару турында игълан итте.

Бүген иртән Казан һәм Түбән Кама аэропортларында БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында вакытлыча чикләүләр кертелгән иде. Шул сәбәпле Казан аэропортында Мәскәү, Усинск, Истанбул, Екатеринбург, Чиләбегә очучы самолетлар 1 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр тоткарланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре