Республикада Украина пилотсыз очкычларының ударлары нәтиҗәләре турында язмалар өчен штраф кертү карала. Бу хакта "Бизнес Online" чыганаклары хәбәр итә.
Тыю астына дрон типлары, аларның төшү урыннары, зыян күргән объектлар һәм ПВО эше турында теләсә нинди мәгълүмат эләгергә мөмкин.
Хәзер мондый чикләүләр Россиянең ким дигәндә 12 төбәгендә гамәлдә, ә хокук бозулар өчен штраф 200 мең сумга җитә.
Әгәр инициативаны кабул итсәләр, татарстанлыларга социаль челтәрләрдә саграк булырга туры киләчәк - вакыйга урыныннан репостлар һәм фото өчен шулай ук штраф килергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез