Бу атнада Татарстанда бик җылы һава урнашачак. Чәршәмбе көнне синоптиклар һава температурасының 19 градуска кадәр күтәрелүен фаразлый. Яңгырлар да көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, сишәмбе – 1 апрельдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +12...+17 градус күрсәтәчәк. Төнлә +2...-3 градус, көнчыгыш районнарда урыны белән -6 градуска кадәр. Чәршәмбе – 2 апрельдә көньяктан циклон үтеп керәчәк. Шуңа күрә урыны белән яңгырлар явып үтәчәк. Көндез +11...+16, көнчыгыш районнарда +19 градуска кадәр булачак. Төнге сәгатьләрдә дә җылы: +1...+6 градус. Пәнҗешәмбе – 3 апрельдә республика салкын атмосфера йогынтысында калачак, урыны белән яңгырлар көтелә. Көндез +7...+12, төнге сәгатьләрдә +1...+6 градус.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 4-5 апрельдә көндез һава температурасы +8...+13 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнлә -2...+3 градус тәшкил итәчәк. Урыны белән аз гына яңгырлар явып узачак.
Исегезгә төшерәбез: 25 мартта Казанда бу айда инде бишенче тапкыр температура рекорды теркәлеп, һава температурасы +10,4 градуска җиткән. 2023 елда исә бу көнне +10,2 градус булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез