Татарстанда бу атнада 27 градуска кадәр салкын булачак

Бу атнада Татарстанда суыта. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы –27 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Чәршәмбе – 8 февральдә көндез –8...–13 градус булыр дип көтелә.

Төнлә һәм иртән  термометрның терекөмеш баганасы –17...–22, урыны белән –27 градус күрсәтәчәк. Явым-төшем ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшүе бар. Пәнҗешәмбе – 9 февральдә көндез –3...–8 градус булачак.  Кар явачак. Төнлә –9...–14, көньяк районнарда –18 градуска кадәр салкын.

Синоптикларның башлангыч фаразларына караганда, җомга һәм шимбә – 10–11 февральдә явым-төшем көтелми диярлек. Көндез һава температурасы –3...–9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –10...–15, урыны белән –19 градуска кадәр салкын булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре