Республика Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу атнада +28 градуска кадәр җылыта, яңгырлар булырга мөмкин.
Сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан югары атмосфера басымы астында кала. Төнлә +5...+13 градус җылы булса, көндез +21...+28 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем ихтималы аз.
Пәнҗешәмбе, 29 июньдә, көндез кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал, һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.
Гидрометеоүзәк фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә яңгырлар көтелә, урыны белән яшен һәм көчле җил. Көндезге температура +22...+28 градус.
Мәгълүм булганча, Татарстанда июнь ае буе диярлек һава торышы салкынча торды. Кайбер көннәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 6–9 градуска кадәр төште. Төнлә кыраулар да булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез