Татарстанда бу атнада кар явачак дип фаразлыйлар

Атна ахырында Татарстанда суыта. Беренче кар да яварга мөмкин. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтүенчә, атна урталарында республикада чын мәгънәсендә алтын көз саклана. Көннәр кояшлы булачак, термометрның терекөмеш баганасы +15...+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә менә шимбә көнне, салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, хәлләр үзгәрә. Температураның +9...+12 градуска кадәр төшүе көтелә. Яңгырлар булырга мөмкин.

Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, якшәмбедә яки киләсе атна башында республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә беренче кар төшәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре