Кукмара районы Лубян авылындагы буада су өстенә калкып чыккан ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта кичә 13:24 сәгатьтә участок полициясеннән хәбәр кергән. “Татар-информ”, Кукмара районы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.
Ир-атның мәете ярдан өч метр ераклыкта су өстендә табылган. Аны участок полиция хезмәткәре тартып чыгарган. Мәрхүм өске киемнән булган.
Һәлак булган ир-атның Кукмарада яшәгән 1975 елгы ир-ат икәнлеге ачыкланган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез