Газетага язылу

Татарстанда бүген -12 градуска кадәр салкын булачак

Сишәмбе, 21 гыйнварда, Татарстанда көндез -7...-12 градуска кадәр суытачак. Шулай ук республикада бераз кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

«Җил төньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән тизлеге 16-21 м/с», – дип ачыклык кертә синоптиклар.

Республиканың кайбер районнарында буран булачак, юлларда бозлавык дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре