Татарстанда бүген яшен көтелә

Татарстанда бүген, 13 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда кыска вакытлы, урыны белән көчле яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил юнәлешен төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга, урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы +25..+30 градуска кадәр була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре