Татарстанда бүген яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

Дүшәмбе, 29 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Төнлә температура +9..+14 градус булачак, ә көндез +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре