Татарстанда бүгенгә һава торышы: буран һәм бозлавык фаразлана

Бүген, 19 декабрьдә, Татарстанда шулай ук начар һава торышы сакланачак, шул ук вакытта температура фонының кимүе дә булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Республикада кар явачак. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, кайбер урыннарда бураннар булачак, шулай ук бозлавык саклана.

Татарстанда һава температурасы көндезге сәгатьләрдә — 0...-5 градус, көнбатышта -8 градуска кадәр, Казанда -6...-8 градус салкын булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре