Татарстанда буран һәм температураның 0 градуска җитүе көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, бүген Татарстанда болытлы һава торышы һәм җепшек кар көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектә исәчәк, көчәйгәндә тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 3-8, көндез 0-3 градус салкын булачак.

Юлларда кар көртләре һәм урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре