Татарстанда буран көтелә

Бүген 13 декабрьдә, Татарстанда болытлы һава, җепшек кар явуы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртән һәм көндез урыны белән буран булырга мөмкин, секундына 15 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Юлларда бозлавык һәм кар булганлыктан, сак һәм игьтибарлы булу сорала.

Көндез 1-6, төнлә 3-8 градус салкын булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре