Газетага язылу

Татарстанда бушлай юридик ярдәм порталы аша 6 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән

Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча федераль проект уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә.

ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, портал эшли башлаганнан бирле республикада гражданнарның 6 113 мөрәҗәгате турында белешмәләр теркәлгән. Статистика халыкның бу сервиска карата кызыксынуы кимемәвен күрсәтә: 2024 елда — 2 189 мөрәҗәгать, 2025 елның 9 аенда 2 139 мөрәҗәгать эшкәртелгән.

Россия Юстиция министрлыгының «Хокукый ярдәм» федераль дәүләт мәгълүмат системасын тест режимыннан тулы күләмдә файдалануга күчерү турындагы боерыгы проект үсешенең мөһим этабы булды. Татарстан Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт юридик бюросы системага билгеләнгән тәртиптә тоташтырылган инде.

ВПРАВЕ.РФ порталы гражданнарга электрон рәвештә алырга квалификацияле хокукый ярдәм алырга, хокукый документлар һәм актуаль юридик яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә. Теркәлгән кулланучылар бушлай консультация сорап мөрәҗәгать итә, бушлай юридик ярдәм системасында катнашучыларга кабул итүгә языла ала.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Ярослав Швец хәбәр иткәнчә, портал аша гражданнар пенсияне ничек рәсмиләштерергә, бушлай даруларны ни рәвешле алырга яки хезмәт хакы түләнмәгән очракта нишләргә икәнен белә ала. Ул барлык гамәлләрнең инструкцияләрдә күрсәтелүен, шулай ук портал аша Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына кабул итүгә язылырга мөмкин булуын искәртте, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре