Казанда, мобиль элемтәдә еш кына өзеклекләр булып торган бер мәлдә, интернетка керү өчен җәмәгать урыннарында Wi-Fi нокталары челтәре киңәйтелә. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин белдергән.
Министр билгеләп үткәнчә, шәһәрдә яшәүчеләр ачык иҗтимагый киңлекләрдә – урамнарда, парк-сквер, яр буйларында Wi-Fi нокталарыннан бушлай файдалана ала. Министрлыкның рәсми сайтында 508 шундый нокталы карта урнаштырылган. Нокталар челтәрен киңәйтү эше дәвам итә.
Ачык һавада Wi-Fi булдыру аерым игътибар үзәгенә алына. «Уфанет» операторы шәһәр урамнарында, парк-скверларда бушлай нокталар урнаштыру проектын гамәлгә ашыра.
«Казан мэриясе белән килештереп, махсус аншлаглар рәвешендә 200 шундый нокта урнаштырылды. Алардан, рекламасыз-нисез гына, 50 000 меңнән артыграк кеше бушлай файдаланды инде. Октябрь азагына кадәр тагын 300 нокта булдыру күздә тотыла. Мәсәлән, Авиатөзелеш районының “Крылья Советов” паркында хәзер 9 Wi-Fi ноктасы бар», – ди Хәйруллин.
Мобиль элемтәгә бәйле проблемаларны тиз арада хәл итү өчен бердәм «кайнар линия» (122) эшләп килә. Элемтә булмаган урыннар турында шушы номерны җыеп хәбәр итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез