Татарстанда 4-11 октябрьдә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узачак. Аның кысаларында республика шәһәрләре һәм районнарында 1 миллион үсенте утыртылачак.
«Акциядә волонтерлар, мәктәп урманчылыклары әгъзалары, оешма-предприятие вәкилләре катнашачак. Урман утыртуда кимендә 25 мең кеше катнашыр дип көтелә», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Республикада агач утырту акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эгидасында 2011 елдан бирле үткәрелә. 15 ел дәвамында Татарстанда 10 мең гектарга якын мәйданда 38 миллион үсенте утыртылган. Табигатьне саклау акцияләрендә 670 меңнән артык кеше катнашкан.
«Акция табигатькә сакчыл караш тәрбияли. Катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу юлы без үз алдыбызга 200 гектардан артык мәйданда кимендә 1 миллион гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш һәм башка агачлар утырту бурычын куйдык», – дип аңлатты Кузюров.
Министрлык белгечләре урман утырту өчен кишәрлекләр сайлап алган. Агачларны 67 гектар урман фондында, шулай ук республика районнарындагы 163 гектар мәйданда утыртачаклар. Казан янында акция өч мәйданчыкта – Лаеш районының Столбище һәм Матюшино авыллары тирәсендә, шулай ук Биектау районы Фәнни шәһәрчеге янында узачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез