Быел Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү күздә тотыла. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин шулай дип белдергән.
“Республикада ятимнәрне һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү механизмы булдырылды. 2013 елдан 2024 елга кадәр 5346 кеше махсус торак фондыннан фатир белән тәэмин ителде”, – дип билгеләп үткән ул.
Рамил Хәйруллин әйтүенчә, узган елда ятимнәр арасыннан 621 кеше тораклы булган.
Моннан тыш, мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренә караганда, ятимнәр мәнфәгатендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган елда 660 бала гаилә канаты астына сыендырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез