«Икътисадның төрле өлкәләренә ясалма фәһемне кертү – икътисадый үсешнең төп билгесенә әвереләчәк. J’son & Partners Consulting оешмасы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, ясалма фәһем хезмәт җитештерүчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра һәм хезмәткәрләрнең атнага 12 сәгать вакытын янда калдырырга булыша», – диде министр.
Илья Начвин әйтүенчә, ясалма фәһемнең җитлеккәнлек дөньякүләм рейтингында Россия нибары утызынчы урында тора. «Россия Президенты Владимир Путин ясалма фәһемне үстерүгә багышланган киңәшмәдә Ил Хөкүмәтенә һәм төбәкләргә бу эшне тизләтергә кушты», – диде министр.
Илья Начвин сүзләренә караганда, Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасын эшләтеп тә җибәргәннәр. «Бу безгә ясалма фәһемне үстерүдә ил төбәкләре арасында алдынгы урынга чыгарга һәм үз инфраструктурабызны булдырырга ярдәм итәчәк. Ясалма фәһем куәтләрен хакимият органнары гына түгел, табиблар да, укытучылар да, бизнес та файдаланачак», – диде министр.
2026-2023 елларга исәпләнгән республика программасына Татарстан бюджетыннан ел саен 1 әр миллиард сум акча тотылачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез