«Республика Рәисе ярдәмендә педагоглар максатчан квота буенча фатирлар ала», – диде ул. 2023 елда шундый 70 фатир бирелгән, 2024 елда 170 фатир ачкычы тапшырылган, узган 2025 елда 200 укытучы яңа фатирлы булган. Агымдагы елга тагын 200 фатирга квота бүлеп бирелгән. Министрлыкның максатчан квотасы буенча 150ләп яшь укытучы һәм тәрбияче фатирлар алган.
«Укытучыларга шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир участоклары бирелә. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, шул исәптән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь укытучылар өчен социаль ипотека программасы гамәлдә», – диде Гүзәл Гатауллина.
Кайбер муниципаль районнарда, эшкә урнашканда, яшь педагогларга җирле бюджет акчаларыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган, һәм арендага торак бирелә.
2023 елда «Безнең яңа укытучы» гранты торгызылган. Грант кысаларында 500 яшь укытучы хезмәт хакына 10 мең сум күләмендә айлык өстәмә акча ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез