Татарстанда цифрлы инновацион проектлар тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында цифрлы трансформация проектлары белән таныштырганнар. Чара “Цифрлы икътисад” илкүләм максатлары һәм бурычларына туры китереп уздырылган. Бу хакта “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

“Утырыш алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов перспективалы кайбер инновацион проектлар белән таныштырылды. “Имин мәктәп” проекты уку йортларының иминлеген контрольдә тоту өчен видеоаналитика системаларын һәм ясалма акыл мөмкинлекләрен куллануны күздә тота. Шикле гамәлләр очрагында сак хезмәте пультына тиешле сигнал тапшырыла. Проект пилот режимында 11 нче лицейда гамәлгә ашырыла”, – дип сөйләп үтелгән агентлыкта.

Шулай ук ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасының төбәк автоматлаштырылган системасы проекты тәкъдим ителгән. Система тәүлегенә 3-5 мең шалтыратуны кабул итәргә мөмкин. Моннан тыш “Софтлайн” компаниясе илебезнең операцион системасына һәм программаларына күчү буенча комплекслы сервис белән таныштырган.

“Цифрлы икътисад” илкүләм проекты икътисадка һәм социаль өлкәгә тиз генә вакыт эчендә цифрлы технологияләр кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар булдыру, илнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтен арттыру, ил иминлеген ныгыту һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре