Татарстанда чикләүләр катгыйланырга мөмкин

Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять начарайса, чикләү чараларын катгыйландырырга мөмкиннәр. Бу хакта коронавируска каршы көрәш оператив штабы белгечләренең "туры эфир"ы барышында әйттеләр.

Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, эпидемиологик хәл тискәре якка үзгәрсә, республикада чикләү чараларын катгыйландырырга мөмкиннәр. Әлегә Татарстан 11 октябрьдән башлап QR-код системасы режимында яши.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре