Газетага язылу

Татарстанда циклоннар тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак

Шушы көннәрдә Татарстанда циклоннар тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Бүген, 3 апрельдә, өч атнага якын хакимлек иткән антициклонны кысрыклаган көньяк циклон республика территориясендә метеошартларны билгеләүне дәвам итәчәк. Урыны белән томан төшәчәк һәм бераз яңгыр явачак. Көндез атмосфера фронты үткәндә кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы көндез +10 нан +15 градуска кадәр, ә кайбер урыннарда +19 градуска кадәр җылы булачак.

Шимбәгә каршы төндә, 4 апрельдә, узып баручы атмосфера фронты урыны белән бераз яңгырлар алып килә. Әмма көндез сизелерлек явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнлә һәм иртән урыны белән тагын томан төшәчәк. Төнлә температура +1...+6 градус, көндез +10..+15 градус җылы була.

Якшәмбегә каршы төндә, 5 апрельдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, урыны белән томан булуы ихтимал. Әмма көндез Татарстан чираттагы циклонның алгы өлеше хакимиятендә булачак. Күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Төнлә 0...+3 градуска кадәр суыта, көндез +10...+15 градуска кадәр җылыта.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, 6 һәм 7 апрельдә, республикада җылы һава торышы сакланачак, вакыт-вакыт яңгыр явачак. Көндез +8...+13 градус җылылык көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре