Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә биологик чистарту корылмаларын капиталь төзекләндерүгә 708,9 миллион сум биреләчәк. Дәүләт сатып алулар сайтында бу җәһәттән тендер оештырылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Акча Татарстан бюджетыннан бирелә. Барлык эшләрне 1 декабрьгә кадәр төгәлләү күздә тотыла.
 Заказчысы – Татарстан “Главинвестстрой” оешмасы.
Исегезгә төшерәбез: 2019-2020 елларда Васильево бистәсендә чистарту корылмаларын төзекләндерүгә керешелгән иде инде. Биредә эшләр “Экология” илкүләм проектының “Иделне сәламәтләндерү” федераль проекты ярдәмендә башланды. Ул чагында барлыгы 177 миллион сумлык эшләр башкарылган. Акча федераль һәм шулай ук республика казнасыннан бирелгән.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектта чистартуның яңа – механик һәм биологик баскычлары күздә тотылган. Ташландык суларны зарарсызландыру һәм аларның сыйфатын яхшыру өчен ультрафиолетлы яңа җайланмалар ярдәмгә килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез