Кичә кичкырын Казанның Ибраһимов белән Воровский урамнары чатында коточкыч авария булган. Бу хакта “KazanFirst” шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәренә аянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Амкадор” төягеч-трактор (рулендә – Авиатөзелеш районында яшәүче 2001 елгы ир-ат, 1 елдан кимрәк йөртүче стажына ия), светофорның кызыл утына чыгып, Nissan Juke машинасына килеп бәрелгән.
Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, трактор Декабристлар урамыннан Воровский урамы буйлап барганда. урам чатында светофорның кызыл утына чыгып, Гагарин урамы ягыннан Копылов урамы юнәлешендә баручы Nissan Juke машинасын (Авиатөзелеш районында яшәүче 2001 елгы хатын–кыз, йөртүче стажы – бер елдан ким) бәрдергән.
“Амкодор” чүмече белән Nissan машинасының алгы ягының сул өлешенә бәрелгән. Җиңел автомобиль рулендәге хатын-кыз шундук һәлак булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез