1 апрельдән Татарстанда чистарту-санитар икеайлык үткәрелә.Аның белән беррәттән “ЭкоЯз-2025” бәйгесе дә башланды. Димәк, өмәләргә чыккан кешеләр чүп кенә җыймыйлар, зур бүләк отуга да өметләнә алалар. Ярты ай эчендә 850 гариза килгән дә инде. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда 28 гаризага күбрәк дигән сүз бу.
Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
 – Татарстанда бик күп бәйгеләр уза. Без алар ярдәме белән халыкны да җәлеп итәбез,табигатькә дә файда китерәбез. Чистарту икеайлыгы кысаларында “ЭкоЯз” бәйгесе уза. Узган ел аның форматы үзгәрде. Ул экологик марафонга әйләнеп, 8атна дәвам итәчәк, – диде ул.
 Министр урныбасары “Мәктәп экопатруле” бәйгесе дә дәвам итүен дә әйтте.
 – Бу бәйгедә һәр укучы катнаша ала. Моның өчен чүплекләрне фотога төшереп, министрлыкка юллыйсы. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр бирелә, – ди Егор Тарнавский. – Алда “Эколидер” бәйгесе. Анда экологиягә битараф булмаган һәркем катнаша ала. Әмма тагын шунысы бар – соңгы арада табигатькә караш үзгәрде. Чисталык яратучылар күбәйде. Моның өчен республика халкына аерым рәхмәт. Тирә-ягыбызны бергәләп саклыйк!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез