Татарстанда чыгарылыш кичәләре үткәрү мәсьәләсенә ачыклык кертелде

Россия Мәгърифәт министрлыгы, эпидемиологик вазгыять тотрыклы булган төбәкләргә, мәктәп укучылары имтиханнарын төгәлләгәч, чыгарылыш кичәләрен элеккечә уздыру мөмкин булуын белдергән иде.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе онлайн брифинг барышында Лилия Галимова бу сорауга шәрехләмә бирде.

- Бу сорауны муниципалитетларга юлларга кирәктер. Чараларны Роспотребнадзор рөхсәте белән генә үткәрү мөмкин. Эпидемиологик вазгыятькә карап, зур чараларны уздырмау хәерле, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре