Быел 1 метрга кадәр чырышны 550 сумга алып булачак. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
–1 метрга кадәрге озынлыктагы чыршы 550 сумга төшәчәк. Әгәр агачның озынлыгы 2,1-3 метр булса, ул 1,1 мең сум торачак. Ә 7,1-11 метрлы чыршыларны 4,5 мең сумга сатачаклар. 2023 елның 10 аенда республикада аукционнар нәтиҗәсендә 223,7 мең кубометр агач сатылды, - ди министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез