Карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, республикада татар һәм рус телләренә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк, шул ук вакытта гомумроссия гражданлык үзенчәлеген, традицион кыйммәтләрне һәм милләтара татулыкны ныгытуга аерым игътибар биреләчәк.
Программаның яңартылган версиясендә төп бурычлар арасында шулай ук Россиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту һәм җәмгыятьнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә тел сәясәтенең ролен арттыру билгеләнгән.
Мәгариф учреждениеләрендә өйрәнү өчен тәкъдим ителгән телләр исемлеге дә шактый киңәйтелгән. Аерым алганда, исемлеккә яһүд теле урынына башкорт теле кертелгән. Якшәмбе мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү программалары исемлегендә хәзер шулай ук якут, бурят, тува, чечен, ингуш һәм башка телләр дә бар.
Программаның элеккеге редакциясендә азәрбайҗан, әрмән, таҗик һәм үзбәк телләре күрсәтелгән иде.
Үзгәрешләр цифрлы коралларга карата мөнәсәбәткә дә кагылды: мәгълүмати-коммуникация технологияләре милли иминлекнең мөһим элементы дип танылды. Шулай ук документта Татарстан халыклары телләрендә социаль контентны үстерү бурычы да каралган, дип яза «Татар-информ».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез