Газетага язылу

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында зиратта урын эзләп һәм аны рәсмиләштереп булачак

Татарстанда Дәүләт хезмәтләре порталында зиратта урын эзләү һәм аны рәсмиләштерү сервисы пәйда булачак.

Республика “Управление захоронениями” цифрлы платформаны гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләрнең берсенә әйләнгән. Бу хакта “Tatarstan News” хәбәр итә.

Хәзерге вакытта зиратлар турында мәгълүматлар туплау эше алып барыла. Республикада барлык зиратларның (3 меңнән артыграк) картасы булдырылган да инде. Киләсе этапта аларны инвантарьлаштыру һәм цифрлаштыру эше башкарылачак. Пллатформаның мәрхүмне җирләү өчен урын рәсмиләштерү мөмкинлеге бирүе күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре