Газетага язылу

Татарстанда дистә ел эчендә 450 иҗтимагый киңлекне төзекләндергәннәр

2015-2025 еллар аралыгында республиканың барлык муниципалитетларында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә барлыгы 450 иҗтимагый киңлек – парклар, сквер, яр буйлары, башка территорияләр төзекләндерелгән.

Бу эшләргә 29 миллиард сум чамасы тотылган. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, республикада 2015 елдан бирле иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча системалы эш алып барыла. Республика тәҗрибәсе соңыннан “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проектының нигезе итеп алынган.

Хәзер ул “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектка керә. Татарстанның кайбер эш тәҗрибәсе һәм алымнары федераль төзекләндерү стандартларына кертелгән. Дистә ел эчендә төзекләндерүгә юнәлдерелгән акчаның 14 миллиард сумнан артыграгы федераль бюджеттан кергән. Быел Татарстанда тагын 51 иҗтимагый киңлекне төзекләндерү күздә тотыла.

Бу максатка 2,7 миллиард сум чамасы каралган. Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләре якынча 70 процентка үтәлгән. Республика шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча Бөтенроссия бәйгесендә һәр ел саен катнашып килә. 2018 елдан бирле Татарстаннан 60 проект федераль ярдәм алган. Россия төбәкләре арасында иң зур сан бу. 42 проект төгәлләнгән дә инде. 13е быел тәмамланырга тиеш. Киләсе елда тагын 5 проектка керешәчәкләр. Узган елда Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән 6 объект буенча эшләр аерым алып барыла. Аларга 906 миллион сум чамасы юлланган. Шуның 474,5 миллионы – федераль үзәктән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре