“Бердәм Россия”нең Татарстандагы бүлеге Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгән кешеләргә гуманитар ярдәм җыюны башлап җибәргән. Төбәк бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин әйтүенчә, төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән, төрле предприятиеләргә 20ләп хат җибәрелгән.
“Кемнәрдәндер – суыткыч, кемнәрдәндер – кондитер әйберләре, кемнәрдәндер – урын-җир кирәк-ярагы, битлекләр һ.б. сорыйбыз”, – дигән ул. Марат Сәмигуллин шулай ук партиянең төбәк политсоветы президиумында качакларга ярдәм итү өчен акча җыю турында карар кабул итәргә ниятләнелүен искәрткән. Аның сүзләренә караганда, бу карар барлык депутатларга һәм партия әгъзаларына җибәреләчәк. Һәркайсыннан бер көнлек эш хакы күләмендә акча җыеп, аны башкарма комитет счетына юллау тәкъдим ителәчәк. Бу акчага эвакуацияләнгән кешеләр өчен исемлектә күрсәтелгән әйберләрне сатып алу күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез