Газетага язылу

Татарстанда дүрт кешелек гаилә газ белән агуланган

Әлмәттә газ белән агулану очрагы теркәлгән. 54 һәм 29 яшьлек хатын-кызлар, 32 яшьлек ир-ат һәм яше тулмаган сабый зыян күргән

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, дүрт кешелек гаилә үзләрен начар хис иткәннән соң табиблар чакырткан.

Табиблар ярдәм күрсәткәч, аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре