Әлеге мәгълүматны ТР Дәүләт автоинспекциясендә дә расладылар.
Юл һәлакәте кичә кич булган иде. 17 яшьлек егет питбайк руле артында 18 яшьлек дус кызы белән бергә барган. Ниндидер мизгелдә ул идарәне югалта һәм металл киртәгә барып бәрелә. Яшүсмер үлгән, ә пассажиры хастаханәгә озатылган. Тик кызганыч, питбайкта булган кызның да гомерен саклап кала алмаганнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез